Чирмешән муниципаль районы укытучыларына ноутбуклар тапшырылды

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча "АК БАРС СОЗИДАНИЕ" Хәйрия фонды тарафыннан Татарстан Республикасы укытучыларын тәэмин итү өчен 400 млн.сумнан артык суммага 12 мең ноутбук сатып алынган.
19 апрель көнне  Чирмешән кадетлар интернат-мәктәбе базасында район мәгариф бүлеге начальнигы О. В. Маркова һәм "Ак БАРС Банк"ның өстәмә офисы җитәкчесе Д. С. Максумова катнашында 159 укытучыга ноутбуклар тапшыру тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International