2022 елның 21 маенда Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан бәйрәм узды. Традицион тантана борынгы шәһәр биләмәсендә бәйрәм берничә юнәлештә үтте. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары, 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча федераль оештыру комитеты секретаре Ольга Ярилова катнашты. Катнашучылар һәм кунаклар өчен вәгазьләр уку, мөнәҗәтләр уку, борынгы татар җырларын башкару, Коръән укучылар чыгышлары, интерактив мәйданчыклар эше, халык сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләре һәм сувенир продукциясе, хәләл продукция, рухи билгеләнештәге товарлар белән сәүдә итү оештырылган иде. Шулай ук бу чарада Чирмешән районы делегациясе, «Ак калфак» фольклор ансамбле - җитәкчесе Ләйсән Җамалетдинова, «Яшь йөрәкләр» ветераннар ансамбле- җитәкчесе Мәдинә Талипова катнашты.
Бу бәйрәмдә ансамбльнең катнашучылары-онытылмас хисләр кичереп олуг вакыйгаларга шахит булып күтәренке рух белән кайттылар.