"Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте активы өчен 20-23 майда «Идел» яшьләр үзәгендә "Selfmade2022" яшьләр форумы узды.
Анда "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең территориаль бүлеге яшьләр советы җитәкчесе - Альмир Андреевич Жораев һәм "Татарстан-Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең территориаль бүлеге рәисе - Лилия Галимҗан кызы Хожаева катнашты.
Форумда катнашучылар күп кирәкле мәгълүмат алдылар.
Мондый форумнар-яшь белгечләрнең шәхси һәм профессиональ үсеше өчен мәйданчык, бу безнең тиз үзгәреп торучы мәгълүмат дөньясында бик мөһим.