19 майда Казан шәһәрендә безнең район делегациясе пионерия оешуның 100 еллыгына багышланган республика җыенында катнашты. Бәйрәмдә ветераннар Мотагирова Х.Х., Соленцова М. Д. һәм 1нче Чирмешән урта мәктәбе балалар иҗтимагый хәрәкәте вәкиле Смирнова Анастасия катнашты. Тантаналы чарада катнашучыларны ТР Премьер-министры урынбасары Фазлыева Л.Р. котлады, һәр катнашучыга пионер галстугын бәйләделәр, значок тапшырдылар, ветераннар һәм яшь буын пионер җырларын башкардылар. Ветераннарга ТР Мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
