2022 елгы язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алынучыларның беренче командасы Чирмешән районыннан Татарстан Республикасы җыелу пунктына Казан шәһәренә юл тотты.
Булачак солдатларны тантаналы озатуда Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары подполковник Сергей Иванов катнашты, ул аларның Ватанга лаеклы хезмәт итүләрен теләде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Самат Хәйруллин һәм яшьләр эшләре секторы җитәкчесе Җәүдәт Мотыйгуллин призывникларга армиядә куллану өчен рөхсәт ителгән кәрәзле телефоннар тапшырдылар.
