"Ак калфак" районыбызның милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, халкыбызның күпгасырлык традицияләрен саклау өчен чыгыш ясаучы хатын-кызларын берләштерә. Күчмә чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Бу юлы очрашу урыны итеп туган як тарихы музее сайланды. Музей буенча экскурсия татар җәмәгатьчелеге вәкилләрендә районның бай тарихы белән кызыксыну уята. Көнкүреш залында безнең як халыкларының борынгы көнкүреш әйберләре дә, аларның милли костюмнары да тәкъдим ителгән. XX гасыр башында тегелгән татар хатын-кызларының милли костюмнары һәм баш киемнәре кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты.