Әккәрәй мәдәният йортында «Илемпи» балалар фольклор коллективы шөгыльләнә. Быел коллектив Татарстан халыкларының традицион "UEN FEST" өченче төбәкара традицион уеннары фестиваленә чакырылган. Узган ел балалар бу конкурста беренче тапкыр катнаштылар һәм дипломантлар булдылар. «Чижик» уеннарында барлык тамашачыларны шаккатырды, чөнки бу уен онытылган булып санала. «Илемпи» коллективына инде 20 ел, ул «Салкусь»х алык фольклор коллективының юлдашы булып тора. "Илемпи"коллективының бурычы-чуаш балалар фольклорын саклау һәм үстерү. Чөнки балалар уен культурасы - балалар иҗатының төп юнәлешләренең берсе. Коллективта даими рәвештә 15 бала шөгыльләнә. Мондый искиткеч фестивальләрдә катнашу аларга алга бару өчен өстәмә этәргеч бирә.