Библиотөн-2022

2022 елның 27 мае, җомга

«Библиотөн-2022» акциясе кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган «Татар милли бәйрәме -«Сабантуй» дигән чара үткәрделәр. Китапханәчеләр милли бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр. Чарада катнашучыларга "Татар мәдәнияте" видеопрезентациясе күрсәтелде, анда татар милли киемнәре һәм татар гореф-гадәтләре белән таныштылар. Татар халык ашлары һәм чәй өстәле әзерләнгән иде. «Татар халкының гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре» китап күргәзмәсе дә оештырылды.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International