Чирмешән районы кызы "Татар кызы 2022" бәйгесендә катнашты

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

28 май көнне Казан шәһәрендә "Татар кызы 2022" халыкара бәйгесенең сайлап алу турының зона этабы булып узды. Бу этапта Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туып үскән, Шияхметова Илүзә  Рафик кызы да катнашты. Ул Чирмешән районын лаеклы тәкъдим итеп, катнашучы дипломы һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Бу бәйрәм  чын матурлык, талант һәм милли гореф-гадәтләр бәйрәме. Конкурсның максаты-туган телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклап калу һәм үстерү, яшьләрнең тарихи-мәдәни мираска карата кызыксынуларын арттыру. Конкурста катнашучыларның тормыш тәҗрибәсен яңа белемнәр һәм күнекмәләр белән баету, гаилә кыйммәтлекләренә аңлы караш формалаштыру күздә тотып эшләнгән иде. Конкурсның барлык биремнәре (визит карточкасы, милли костюмдагы дефиле, иҗади номер, интеллектуаль сораулар) конкурсантларның талантларын һәм сәләтләрен ачарга ярдәм итте : кызлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, жюри сорауларына ихлас җавап бирделәр, шул рәвешле үзләренең акылы һәм сөйкемлелеге белән тагын бер кат таң калдырып сәхнәне балкытып тордылар.

Зона этабында катнашучылар жюри тарафыннан югары бәя алды, алар катнашучыларның осталыгын һәм матурлыгын лаеклы бәяләде. Чара ахырында бүләкләү тантанасы булды. Катнашучылар һәм жюри тарафыннан гына түгел, тамашачылар да онытылмаслык хис-кичерешләр һәм искиткеч тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International