Волейбол буенча район хатын-кызлар җыелма командасы Актанышта узган ярышлардан җиңү белән кайтты.
Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре арасында оештырылган ярышларда 15 команда катнашты. Кама Тамагы районы командасы-икенче, Теләче спортчылары өченче урынны алды.
