Район мәктәпләренең унынчы сыйныфын тәмамлаган 27 егет Ульяновка авылында хәрби-кыр җыенында булдылар. Алар биш көн дәвамында армия хезмәтенә максималь якын итеп төзелгән көн тәртибе буенча яшәделәр.
Егетләр уку елы дәвамында өйрәнгәннәрен практикада кулландылар. Алар окоп та казыдылар, чиратлап каравылга да бардылар, строевой әзерлекләре, топография һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча да белемнәрен күрсәттеләр.
Җыен ахырында укучылар хәрби әзерлек буенча зачет тапшырдылар. Хәрби белемнәрен яхшы күрсәткән егетләргә район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы бирелде.