Бүген Кармыш мәктәбендә Советлар Союзы Герое Бари Габдрахман улы Габдрахмановның 110 еллыгы уңаеннан җиңел атлетика буенча йөгереш булып узды. Ярышларда йөздән артык бала катнашты. Спорт бәйрәмен ачу тантанасында балаларны мәгариф бүлеге начальнигы Маркова Ольга Владимировна котлады һәм аларга уңышлар теләде. Ул үз чыгышында шулай ук чараның спонсоры - Гатиятов Фаил Әбүбәкер улына да рәхмәт белдерде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Моңа яхшы кояшлы һава торышы да ярдәм итте. Җиңел атлетика ярышы тәмамлангач, җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.