Сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган чара

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Район инвалидлар җәмгыяте инде дүртенче тапкыр май аенда сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган чара оештыра. Бу елның девизы: «Без хәтерлибез - без яшибез!»

Чарада Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Кәримов И. И., ТР Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Иванов С. В. катнашты.

Чарада катнашучылар сугыш кырларыннан кайтмаган хезмәттәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.

Җыелган сугышчы-интернационалистлар хезмәт турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Самара өлкәсенең күрше районнарыннан килгән вәкилләр концерт программасы белән чыгыш ясады, спорт ярышлары үткәрелде һәм «солдат боткасы» белән сыйландылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International