2022 елның 1 июнендә район хакимиятенең конференц-залында Чирмешән муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында теркәлгән хокук булмаган күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү;
Чирмешән муниципаль районында язгы чакырылышны оештыру һәм контракт буенча хезмәт итү турында;
- «авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» программасы буенча авыл территорияләрен төзекләндерү;
- авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү челтәрләрен лицензияләү;
- башка мәсьәләләр.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча барлык мәсьәләләр дә каралды.