Мари мәдәнияте бәйрәме "Семык-2022"

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

4 июньдә Әгерҗе районында мари мәдәниятенең «Семык 2022» республика бәйрәме билгеләп үтелде. Семык мариларның иң мөһим һәм яраткан бәйрәмнәренең берсе. Ул җәй җитүне аңлата, җәйге бәйрәмнәр календарен ача. Бу бәйрәмдә җәй килү шатлыгы, тормыш тантанасы, ата-бабаларыбызны хөрмәтләү һәм олылау бергә үрелеп бара.

Бәйрәм Әгерҗе районының Кадрәк авылында узды. Мәйданда Татарстан һәм Россия коллективлары катнашында концерт узды. Чирмешән районыннан чуаш ишегалды тәкъдим ителде: Яңа Элмәле авыл мәдәният йорты, Әккәрәй авыл мәдәният йорты, Сосновка авыл клубы белгечләре бодай боткасы пешерделәр. Бәйрәмдә декоратив-гамәли сәнгать, агач савыт-саба, милли кием-салым, сувенир әйберләре күргәзмәсе-сату, балалар өчен уен зоналары, төрле мастер-класслар эшләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International