Сабантуй-2022

2022 елның 14 июне, сишәмбе

11 июнь көнне  Чирмешән районында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды узды. Сабантуй-барлык кешеләрне бергә җыя, мәдәни гореф-гадәтләрне чагылдыра, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтли торган, иң көчле спортчыларны ачыклаучы бәйрәмнәрнең берсе. Сабантуйда  дәртле җырлар, күңелле биюләр, ат чабышлары,  көч һәм җитезлек ярышлары узды. Район мәдәният йорты белгечләре тарафыннан әзерләнгән Сабантуй  бәйрәмен ачу тантанасы соңгы елларда үзенең масштаблы һәм мавыктыргычлыгы белән кунакларны таң калдырды һәм сокландырды.

Инде еллар буена килгән бәйрәмнең күркәм традициясе буенча мәйданга җитештерү алдынгыларын, спортчыларны, хезмәт һәм иҗат коллективларын чакырдылар. Мәйданда хезмәт ярышларында җиңүчеләр, мәдәният йортлары  арасында эшләүчеләр бүләкленде, район оешмалары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар билгеләп үтелде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Кунакларны һәм район халкын бәйрәм белән Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин, шулай ук Федераль казначылыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Мөхәмәтшин исеменнән котлау сузлере җиткерде.

Күңел ачулар көне буе дәвам итте, ярминкәләр һәм сый-нигъмәтләр белән үрелеп барды. Кунаклар һәм район халкы, мәдәният хезмәткәрләре һәм Казан эстрадасының чакырылган артистлары катнашындагы бәйрәм концертыннан бик канәгать калдылар.

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International