Балалар сәнгать мәктәбе сәнгать бүлеге укытучыларының «Палитра» иҗади остаханәсе «Туган як рәссамнары» күргәзмәсен ачып җибәрде. Талантлы педагоглар Вилданов Фәйзылхак, Султанова Наталья, Әхтәмов Руслан, Галкина Анастасия, Дәүләтшина Алинәнең эшләре мемориаль үзәкнең күргәзмәләр залында рәсем һәм графика эшләренең төрле төрләрендә тәкъдим ителгән.
Күргәзмәне карарга һәм сәнгать дөньясына чумарга чакырабыз.