Россия көне - иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Башта ул Россиянең дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн дип аталды һәм бары тик 2002 елдан башлап гына үзенең хәзерге исемен алды.
Районның һәр авыл җирлегендә Россия көне уңаеннан тантаналы чаралар узды.
Хәзер бу көн патриотизм рухына бай, 12 июньдә гражданнар Россия халкының милли бердәмлеген, илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылыкны бәйрәм итә.