Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары, уку планы нигезендә, " Пленэр " программасын үзләштерделәр - бу табигатьнең матур чагылышын, дөнья үзенчәлекләрен, табигатьтәге матур әйберләрнең байлыгын сурәтләү. Яшь рәссамнар пейзажлар этюдларын, агач һәм архитектура корылмаларының рәсемнәрен ясадылар. Программа нәтиҗәләре буенча карау узды. Пленэр эшләрен карауда укучылар "Чирмешән пейзажлары" дигән темага кызыклы эшләр тәкъдим иттеләр.
