1 нче Чирмешән урта мәктәбенә эш визиты белән Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин килде. Быел мәктәпләрнең азык-төлек блогын капиталь ремонтлау программасы буенча уку йортының ашханәсе яңартыла. Подрядчы оешма, "МИР" СК ҖЧҖ, ремонт эшләрен билгеләнгән вакытка туры китереп башкара.
Инде бу уку елында 1 нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары яңартылган ашханәдә тукланачак.
.jpeg)