19 июньдә Татарстанда мордва халкының «Балтай» бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Татарстан Республикасы Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында узган бәйрәмгә бөтен республикадан һәм күрше төбәкләрдән дә кунаклар җыелды.
Иҗади коллективлар бәйрәмгә яраткан җырларын, шул исәптән балалар җырларын да алып килделәр.
Бу бәйрәмдә Чирмешән районыннан Иске Котыш авыл мәдәният йортыннан «Лемзер» ансамбле, Мордва Афонькәсе авылыннан «Умарина» фольклор ансамбльләре катнашты.
Бәйрәмдә катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.