Бүген иртәнге сәгать 4тә "Ровесник" яшьләр һәм яшүсмерләр клубы, яшьләр эшләре буенча сектор җитәкчесе Мотыйгуллин Җәүдәт Әбелҗәдит улы Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Иванов Сергей Васильевич белән берлектә армиягә чакырылучыларны: Лашман авылыннан Ислам Мәхмүтов һәм Равил Гатин , Яңа Элмәле авылыннан Александр Захаров, Күтәмәдән Егор Наговицын һәм Владимир Васягин, Чирмешәннән Дмитрий Ванюшин һәм Александр Петряков , Югары Кәминкәдән Ирек Хөснуллиннарны озаттылар.
Җәүдәт Әбелҗәдит улы барысына да Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты һәм яшьләр секторы исеменнән кәрәзле телефоннар тапшырды, егетләргә лаеклы һәм уңышлы хезмәт, сабырлык, көч һәм нык сәламәтлек теләде. Ватанга хезмәт итү һәм кыенлыклардан курыкмаска, кыю һәм үҗәт булырга, горурлык белән форма киеп йөрергә һәм өйдә туганнар көткәнен истән чыгармаска кушты.