Бүген Россиядә Хәтер һәм кайгы көне.
81 ел элек фашистлар Германиясе СССРга бәреп керә. Бөек Ватан сугышы 27 миллион совет гражданының гомерен өзде һәм кешелек тарихында иң канкойгыч вакыйга булды.
Хәтер һәм кайгы көнендә Чирмешәндә Мәңгелек ут янында митинг узды. Чарада Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Шәйдуллин Илфат Нәгыймулла улы, Татарстан Республикасының Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Иванов Сергей Васильевич, благочинный Александр храмы настоятеле , район үзәге оешмалары вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты һәм чыгыш ясады.
Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар истәлегенә бер минут тынлыктан соң һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.
Халык тарихында иң кайгылы көн 81 елдан соң да шундый булып кала.