Россиядә 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Ел саен Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә бөтен ил буенча һәм чит илләрдә мемориаль акцияләр үткәрәләр.
Чирмешәндә 22 июнь көнне 21.00 сәгатьтә Азатлык сугышчыга һәйкәл янындагы мәйданда янә күп халык җыелды. «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе кысаларында, монда шәмнәр кабыздылар, шул рәвешле сугышта һәлак булучыларга хөрмәт күрсәттеләр.