23 июнь-Халыкара Олимпия көненә багышланган чарага инвалид балалар, ата-аналар, дуслары, күршеләре белән чакырылган.
Катнашучылар тизлек һәм зирәклек буенча көч сынашты. Шулай ук Олимпия викторинасы сорауларына төгәл җавап бирделәр. Бәйрәм ахырында күккә сабын куыклары һәм һава шарлары очырдылар.
Барлык катнашучылар да - олылар да, балалар да җитезлек һәм зирәклек өчен бүләкләр, татлы призлар һәм Олимпия балдаклары белән открыткалар алдылар.