Быел Татарстанның 24 районыннан һәм Россиянең ике төбәгеннән 121 проект авторлары компания грантларына ия булдылар. Җиңүчеләр арасында Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте дә бар. Грантны бинасы янындагы территорияне төзекләндерү өчен куллану планлаштырыла.
«Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсы Татарстанда социаль әһәмиятле проектларга ярдәм итү буенча иң нәтиҗәле инструментларның берсе булып кала бирә.
Район инвалидлар җәмгыятен котлыйбыз һәм проектны тормышка ашыруда уңышлар телибез!
