Чирмешәндә Яшьләр мәйданчыгында район мәктәпләренең 75 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен район балы узды

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Котлау сүзләре белән район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалетдинов һәм башкарма комитет җитәкчесе Илфат Шәйдуллин чыгыш ясадылар, 18 укучыга "Укудагы казанышлары өчен" медальләре тапшырылды.

Тарихта беренче тапкыр быел безнең районда ике укучы йөзәр балл туплаган: Ивашкино урта мәктәбен тәмамлаган Оксана Краснова, рус теле буенча 100 балл җыйган һәм Чирмешән лицее укучысы Гайнуллина Камилә - биология буенча БДИда 100 балл. 

Бу көнне Казанның" ВИА ХИТ" кавер-төркеме башкаруындагы җырлар, чыгарылыш сыйныф укучылары, мәктәп директорлары, ата-аналар исеменнән җылы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International