Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2022 елның 1 июлендә 11 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 1 июлендә көндез һәм кич урыны белән төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, аерым районнарда яшен.