Район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Авыл кичәләре» сезонын ачып җибәрделәр. Июль аеннан район мәдәният йорты артистлары авыл мәдәният йортларының вокаль һәм фольклор ансамбльләре белән берлектә кечкенә торак пунктларга чыга башладылар. Проектның максаты - Чирмешән районы авылларының мәдәни потенциалын саклап калу һәм үстерү. Күңел ачу концертлары кич белән клуб каршындагы ачык мәйданчыкта үткәрелә. Менә шундый авыл кичәсе 1 июль көнне Андреевка авылында узды.