Лагерка авылында беренче бал аерттылар

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Гадәттә, яңа сезонның беренче балын май балы дип атыйлар, әмма умартачылык даирәләрендә бу исем акрынлап гадәтигә әйләнергә мөмкин, чөнки күп кенә төбәкләрдә һава шартлары аркасында бал май аенда түгел, июнь аенда яки июль аенда алына.

Бүген, 6 нчы июль көнне, Чирмешән районының Лагерка авылында, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл халкы тарафыннан оештырылган балны беренче тапкыр аерту уңаеннан, күңелле чара булды. Бал аз булуга карамастан, кайбер умартачылар авыл халкын һәм кунакларын  бал  белән сыйладылар.

Кызык кына түгел, матур да булды. Урамда матур күргәзмә оештырылды, анда чигүле сөлгеләр, бизәкле савыт-саба, авыл осталары кулы белән эшләнгән сувенирлар урын алды. Концерт программасы оештырылган иде, анда тамашачылар балның серләре хакында гына түгел, умартачылык турында да белделәр, балалар башкаруында Винни-Пух турында сценка карадылар,  җырлар тыңладылар, тирә-як авыллардан  килгән ансамбльләр дә чыгыш ясадылар. Һәм, әлбәттә, сыйландылар. Кунаклар бу елның беренче балыннан авыз иттеләр, өй куасын да, төрле үләннәрдән чәй дә тәкдим иттеләр.

Бәйрәм  әйлән-бәйлән белән тәмамланды. Кунаклар һәм авыл халкы бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International