222 еллык тарихы булган Әмир авылында җәй урталарында "Авылы көне" үткәрү күркәм традициягә әверелде. Быел бу бәйрәм 9 июльдә булды. Бәйрәмне оештыручылар һәм спонсорлар-абыйлы-энеле Әгъләмовлар. Бәйрәм Сабантуй форматында уза, ягъни Сабан туенда үткәрелә торган барлык традицион ярышлар һәм уеннар үткәрелә. Ә бүләкләр бик саллы.
Шулай ук бәйрәмдә юбилярлар, мәктәп укучылары, аны тәмамлаучылар, активистлар һ.б. бүләкләрсез калмый. Бәйрәмнең бизәге-татар эстрадасының танылган артистлары. Берничә ел рәттән Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге җыр һәм бию ансамбленең чыгышын тамашачы бик яратып карый. Быел бәйрәмне Азат һәм Алинә Кәримовлар алып бардылар. Шулай ук Әсхәт Хисмәтуллинның килүе, районыбызның күренекле шәхесләре чыгышлары да бәйрәмнең бизәге булды.
Авыл көне кичке бәйрәмгә тоташты. Быел Зинирә һәм Ризат Рамазановларның чыгышы тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Бәйрәм кичке сәгать 10да салюты белән тәмамланды. Бу бәйрәмдә көндез 2000ләп, кич белән 3000ләп кеше күңел ачты.