Татарстанда Уяв бәйрәмен ачу тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Әлки районының Сиктермә-Хузангай авылында Уяв чуаш мәдәнияте республика бәйрәме узды.
"Уяв" Россия халыкларының мәдәни мирасы елында аеруча әһәмияткә ия. Чувашлар - дус, хезмәт сөючән халык, ул үз теленә, гореф-гадәтләренә кадер-хөрмәт белән карый, бердәм Татарстан гаиләсендә лаеклы урын алып тора, Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш кертә, күпмилләтле мәдәниятебезне бизи һәм баета.
Анда Чирмешән районы, «Самант» район мәдәният йорты, «Щелгуч», Яңа Элмәле «Пилеш» халык ансамбле, Иске Сережкино «Сене хунавсем» фольклор ансамбле, Лагеркадан «Илем» ансамбле, безнең районнан «Уяв» бәйрәмендә барлыгы 90 кеше катнашты. Катнашучылар грамоталар белән бүләкләнде.