16 июльдә Пенза шәһәрендә "Спутник шәһәре" микрорайонындагы фонтан мәйданында традицион татар мәдәнияте бәйрәме Сабантуй узды.
Төп сәхнәдә Пенза өлкәсе районнарыннан килгән татар иҗат коллективлары һәм солистлары, шулай ук Татарстан Республикасыннан чакырылган артистлар чыгыш ясады. Бәйрәмнең кунаклары арасында Татарстан Республикасының халык артисты һәм Башкортостан Республикасының атказанган артисты Гүзәл Уразова, башкорт һәм татар эстрадасы җырчысы Илдар Хәкимов, Чирмешән районы үзешчәннәре бар иде.
Чирмешән районы бәйрәмдә актив катнашты, чөнки район солистлары гына түгел, Пенза җирендә үзләрен лаеклы күрсәткән көрәшчеләр дә чыгыш ясады. Милли көрәштә 130 кг авырлык категориясендә Гыйрфанов Разыйф икенче урынны алды, 90 кг авырлык категориясендә Фәнил Шәрифуллин - 2 нче , ә 80 кг авырлык категориясендә беренче урынны Гарифуллин Ринат алды.
Традиция буенча Сабан туенда кунаклар өчен берничә мәйданчык ачылды: спорт мәйданчыгы, милли ашлар мәйданчыгы, шулай ук сувенир лавкалары һәм сәнәгать товарлары павильоннары, халык-сәнгать һөнәрчелеге осталары күргәзмәсе.