Чирмешән муниципаль районында  укучылар белән намуслылык, гаделлек һәм законнарга хөрмәт турында әңгәмә үткәрелде

2022 елның 19 июле, сишәмбе

2022 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Кояшлы» балалар сәламәтләндерү лагерендә, патриотик тәрбия бирү һәм коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру максатыннан,  мәктәп укучылары катнашында коррупциягә каршы чара үткәрелде.

Сәламләү сүзе белән Чирмешән муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин, ТР Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Ольга Маркова һәм Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе эксперты Диана Зәйдуллина чыгыш ясады. "Балачактан шәфкатьлелек, намуслылык, гаделлек, ярдәмчеллек, максатчанлык кебек игелекләргә нигез салына, бу исә коррупциягә каршы законнарны формалаштыруга китерә», - диде ул.

«Орион» яшьләр үзәге ТР Чирмешән муниципаль районының «Яшьтәш» яшүсмерләр клубы белән берлектә «Без коррупциягә каршы» дигән чара үткәрделәр. Чара балалар өчен уен формасында узды, бик мавыктыргыч  булды.

Уеннар кысаларында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, ребуслар һәм кроссвордлар чиштеләр, плакатлар ясадылар һәм коррупциягә каршы тематикага иҗади сәхнә уйлап таптылар. Аннан соң балалар «Кояшлы» сәламәтләндерү-ял лагере вожатыйлары үткәргән коррупциягә каршы мавыктыргыч квестта катнаштылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

Йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты башлыгы Лилия Сәүбанова чыгыш ясады: "Тиздән сез олы булачаксыз, сезгә тормышта күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Теләсә кайсы очракта дөрес карар табарга тырышыгыз. Үз-үзең һәм башка кешеләр алдында гадел булырга».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International