Чирмешән районында  өлкәннәрне юбилей белән котладылар

2022 елның 19 июле, сишәмбе

95 яки 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче кешеләр легенда булырга лаек. Чирмешән районында шундый юбилярларны котладылар һәм аларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау открыткасы,  район башлыгы Ф. М. Дәүләтшин исеменнән бүләк тапшырдылар.

Күптән түгел Чирмешән авылында яшәүче Галимова Наҗия Хаҗи кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Чирмешән авылында яшәүче Салихов Йосыф Юныс улы, Түбән Кәминкә авылында яшәүче Сөләйманов Гомәр Әхмәт улы, Ивашкино авылында яшәүче Кудряшова Вера Гордеевна июль аенда үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International