Балаларның " Фольклорград»ка сәяхәте

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Чишмәкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Фольклорградка сәяхәт» дип исемләнгән экскурсия үткәрделәр.

Бәйрәмнең максаты - балаларның халык иҗатына кызыксынуларын формалаштыру.

Балалар «Фольклорград» урамнары буйлап йөреп, җырлар җырладылар, биеделәр, табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр һәм әйтемнәр әйтештеләр, безнең як халыкларының төрле музыка уен кораллары белән таныштылар һәм «тере оркестр» оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International