Мемориаль үзәк фондлары яңа экспонатлар белән тулыланды

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Мемориаль үзәк фондлары кызыклы экспонатлар – армрестлинг буенча ун тапкыр Татарстан чемпионы һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында дүрт тапкыр Европа чемпионаты призеры, ветеран спортчылар арасында Россия, Европа һәм дөнья чемпионы Фәнис Нуретдиновның медальләре белән тулыланды. Фәнис Нуретдинов, Иске Кади авылында туган, мемориаль үзәктә еш кунак була. Спорт белән мавыгудан тыш, ул китаплар яза һәм Яр Чаллы шәһәрендәге Чирмешән якташлар җәмгыяте рәисе булып тора. Олы булуга карамастан, Фәнис Нуретдинов үз алдына яңа максатлар куя һәм аларга ирешә. Аның девизы: «Яшәргә беркайчан да соң түгел!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International