Чирмешән муниципаль районының 2022 елгы урып-җыю кампаниясе буенча күчмә комиссиясе "БИО-АГРО" ҖЧҖ һәм "Чирмешәнагро" ҖЧҖ оешмаларында урып-җыю эшләре барышы белән танышты.
Ике хуҗалыкның да авыл хуҗалыгы эшләрен сыйфатлы башкару өчен махсус техника һәм персонал җитәрлек.
Комиссия тарафыннан 2022 елгы урып-җыю эшләрен оештыруга, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча барлык таләпләрне үтәүгә югары бәя бирелде.