Район кырларында агитбригада

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Урак өсте кызу чорда һәркембу эшкә үз өлешен кертергә омтылырга тиеш. Мизгелнең мөһимлеген игенчеләр генә түгел, мәдәният хезмәткәрләре дә аңлый.

Шулай итеп, 10 августта мәдәният хезмәткәрләре, кырда эшләүчеләрне җырлары белән сөендереп, аларга мул уңыш һәм эссе чорда яхшы һава торышы теләделә.  Мәдәният хезмәткәрләре агитбригада чыгышларын оештыруларын дәвам итәләр.

Кыр хезмәтчәннәре артистларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр, аларга иҗади уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International