Ел саен август аенда мәктәп яны участокларында эшне оештыру буенча мәктәп җитәкчеләренең зона семинарлары үткәрелә. Мәктәп директорлары хезмәттәшләре белән эш тәҗрибәсен уртаклашалар, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән җыелган уңыш, компотлар, кайнатмалар ясау нәтиҗәләрен күрсәтәләр. Быел яхшы уңыш үстерелде. Семинарлар Иске Кади урта мәктәбендә, Түбән Кәминкә мәктәбендә, Ивашкино урта мәктәбендә үтте. Семинарларны үткәрү график нигезендә дәвам итәчәк.
