2022 елның 12 августында Яшел Үзән районының Осиново авылы лицейда яшь педагогларны «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы узды, анда беренче тапкыр хезмәт эшчәнлегенә керешүче педагогик вузларны тәмамлаган яшь укытучылар, остазлар, мәгълүмати – методик бүлек җитәкчеләре катнашты. Чирмешән муниципаль районыннан мәгариф бүлеге укытучысының һөнәри үсеше буенча остазы, методисты Трофимова Оксана Ивановна, Чирмешән лицееның физика укытучысы Хөснуллин Ранис Расих улы, 1 нче Чирмешән урта мәктәбе математика укытучысы Хөснетдинова Ландыш Илһам кызы, 1 нче Чирмешән урта мәктәбе директоры Муксинова Ләйләгөл Вагыйз кызы катнашты.