Егетләр арасында Мини-футбол буенча ярышлар үтте. Чирмешән һәм Иске Кади командалары универсаль спорт мәйданчыгында көч сынаштылар, уен 8:1 исәбе белән Чирмешән командасы файдасына тәмамланды. Күл буе паркында пляж волейболы уйнадылар, барлык катнашучылар һәм командалар грамоталар һәм кубоклар белән бүләкләнде. Инвалидлар җәмгыятендә балалар белән саф һавада спорт ярышлары үткәрелде. "Әкият" балалар бакчасында ГТОның мобиль мәйданчыгы эшләде. Бу чараларның барысы да "Физкультурачылар көне" нә багышланган иде.