Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте «Күңелле разминка» бәйрәме үткәрде

2022 елның 16 августы, сишәмбе

«Уңайлы сквер» проектын тормышка ашыру кысаларында «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан хупланган «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсында, район инвалидлар җәмгыяте «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм район инвалидлар җәмгыяте активистлары белән «Күңелле разминка» бәйрәме үткәрде.  Физкультурачылар көненә багышланган чара район инвалидлар җәмгыяте территориясендә узды.

Катнашучыларны Чирмешән муниципаль районы спорт бүлеге  начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Глюмова котлады.

Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International