16 августта, Казан шәһәрендә "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" темасына республика форумы узды

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

16 августта, Казан шәһәрендә "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" темасына татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен республика форумы узды.

Форумда безнең районнан  Чирмешән лицее  директоры Мугизов М. А., "Әкият" һәм "Чишмәкәй" балалар бакчалары мөдирләре Әхмәтҗанова З. Ш. һәм Ибәтова Г. М., татар теле һәм әдәбияты укытучылары Газимҗанова Р. Г., Галимова Г. Х. һәм Котбиева М. В. катнашты.

Форум кысаларында туган телдә укытуны оештыру һәм татар телен укыту, тел мохитен булдыру, татар телен, мәдәниятен, үз халкының традицияләрен өйрәнүгә мотивацияне арттыру өчен санлы белем бирү ресурсларыннан файдалану мәсьәләләре каралды.

Мәгариф бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International