Казан шәһәренә экскурсия

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Казанга экскурсиягә бару балалар өчен дә, олылар өчен дә җәйнең якты вакыйгасы булды. Программа бик бай эчтәлекле иде.

Көн дәвамында катнашучылар ТР Иҗтимагый палатасында булдылар һәм аның рәисе Зилә Вәлиева белән очраштылар. Әңгәмә барышында өлкәннәр Зилә Рәхимҗан кызына үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар,ә укучылар – Татарстанда туризм үсеше турында белде.

Барысы өчен дә Казан Кремле буенча эчтәлекле экскурсия үткәрелде.

Балалар һәм аларның әти-әниләре Зооботаник бакчасын күрделәр, әлеге гаҗәеп урында яшәүчеләр белән таныштылар. Ә районның автотранспорт предприятиесе биргән уңайлы автобуста барганда тематик викториналарда катнаштылар, бер-берсе белән җанлы аралаштылар.

Бу көннең якты мизгелләре барлык катнашучыларга да озакка истә калачак.

Район инвалидлар җәмгыятенә «Иделойл» ҖЧҖ һәм «ГРИЦ» АҖ финанс ярдәме белән сәяхәт оештырдылар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International