Чирмешән районы прокуратурасы хезмәткәрләре 1 сентябрьдә 1нче Чирмешән урта мәктәбендә, Чирмешән кадет интернат - мәктәбендә һәм Чирмешән лицеенда Белем көненә багышланган бәйрәм чараларында чыгыш ясадылар.
Укучыларны, аларның ата-аналарын, педагогик коллективны яңа уку елы башлану белән котлап, прокуратура вәкилләре шулай ук балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләренә кагылдылар, гамәлдәге законнар таләпләрен аңлаттылар.
Моннан тыш, мәктәп стендларында район прокуратурасы әзерләгән «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» дигән белешмәлекләр урнаштырылган иде.