1 сентябрьдә район балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында яшь укучылар һәм аларның ата-аналары өчен "Исәнме, мәктәп!" дип аталган чара узды.
Мәктәп директоры Иляева Наталья Васильевна ата - аналарга һәм балаларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте, ә концертның үзендә төрле музыкаль, бию, вокал номерлары белән өлкән сыйныф укучылары чыгыш ясады, шулай ук укытучылар дуэты үз осталыкларын күрсәтте.
Бәйрәм концерты тәмамлангач, 1 нче сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышлары узды.
