Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортларның социаль хезмәт алучылары арасында "Безнең төбәкнең осталары" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 29 сентябрендә Чирмешән районы мәдәният йортында өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортлардан социаль хезмәт алучылар арасында «Умельцы нашего края» Республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.

Район җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Абдреева Юлия Ивановна конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
Чарада "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дә катнашкан. Социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә кул эшләре, курчак бәйләү һәм татар милли баш киемнәре ясау буенча мастер-класс оештырылды. Шулай ук үзәк хезмәткәрләре кунакларны өйдә ясалган камыр ризыклары һәм үзләре әзерләгән әйберләр белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International