29 сентябрьдә Чирмешәндә хәрби хезмәткә мобилизацияләнүчеләрне озаттылар. Чара хәрби комиссариат бинасы янында узды, анда чакырылучыларның туганнары һәм дуслары җыелды. Тынлы оркестр уйный.
Район җитәкчесе Айбатов Рамил Тәлгать улы мобилизацияләнгәннәргә мөрәҗәгать итеп, уңышлы хезмәт итүләрен һәм егетләрнең исән-сау кайтуларын теләде.
Дин әһелләре барлык авырлыкларны лаеклы рәвештә җиңеп чыгуларын теләделәр.
Мобилизацияләнгәннәрне, саубуллашканнан соң, автобуслар белән Казанга хәрби әзерлек узарга җибәрделәр.
Укучыларыбызга сәламәтлек, сугышчан рух, туганнарыбызга һәм якыннарыбызга тиз арада әйләнеп кайтуларын телибез!