Мемориаль үзәккә репрессияләнгән Г.С. Фәсхетдиновның улы Галимҗан Галәветдин улы килде. Әңгәмә барышында ул якын кешесенең фаҗигале язмышы турында истәлекләре белән уртаклашты. Әтисез кичергән авырлыклары турында сөйләде.
Галәветдин Фәсхетдиновның фаҗигале язмышы музейга нигез салучы Николай Фроловның «Трагедия народа» китабында тасвирлана.